Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан, сиңа чиксез дан!
Татарстан, сиңа чиксез дан!

Татарстан, сиңа чиксез дан!

Җир шары буйлап сибелгән татарларны берләштерүче һәм милләтебез данын дөньяга танытучы Татарстан Республикасын, аның зирәк карашлы җитәкчеләрен, кунакчыл, тапкыр һәм батыр халкын 30 августтагы милли Республика көне белән ихластан котлыйбыз һәм Нижгар төбәгенә горурланырлык шәхесләр үстереп биргәннәре өчен татарстанлыларга чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз!

Безнең борынгы мөгаллим Хөсәин Фәезханов, Совет язучысы Кави Нәҗми, халык артистлары Рәшит Ваһапов, Хайдәр Бигичев һәм Рамил Курамшин кебек якташларыбыз бары тик Татарстанда гына олуг дәрәҗәгә иреште, мактаулы исемнәр казанды.

Сергач шәһәрендә 33 ел дәвамында чыгып килгән Нижгар татарларының атналык газетасын булдыруда да, хәзер аңа махсус кушымта итеп айга бер мәртәбә “Без – бергә” газетасын юллап торуда да, Дзержинск һәм Түбән Новгородта оештырылып килгән сабантуйларны уздыруда да Татарстанның ярдәме бик зур һәм урынлы. Ә инде татарлыкны саклау буенча төрле һөнәр ияләренең даими рәвештә мәркәзебез Казанга җыелып тәҗрибә уртаклашулары аеруча зур игътибарга һәм тирән ихтирамга лаек.

Приоритетлы юнәлешләрне милләтебез файдасына алга сөреп, халыкара дуслыкны ныгытуга өлеш кертеп, башка регионнарга үрнәк өлгесе булып Татарстаныбыз мәңге яшәсен!

Олег Әндәрҗанов, Түбән Новгород өлкәсе татарлары газетасы баш мөхәррире.
Сергач.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*