tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасына 30 ел
Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасына 30 ел

Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасына 30 ел

Хөрмәтле Олег Хөсәин улы,
кадерле “Туган як” газетасы хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән газетагызның 30 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Түбән Новгород өлкәсендә  яшәгән милләттәшләребез өчен әлеге басма рухи азык, яшәешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.

30 ел күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. “Туган як” газетасы алга таба да үз дәрәҗәсен югалтмыйча, заман белән бергә атлаучы мәгълүмат чарасы булып, тагын да югарырак үрләргә ирешсен. Түбән Новгород өлкәсендә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Кадерле “Туган як” газетасы коллективы! Сезнең барыгызга да саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез. Киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез сакланыр дигән өметтә калабыз.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*