tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Түгәрәк уен” фестивале “Кичке уен” белән башланып китте
“Түгәрәк уен” фестивале “Кичке уен” белән башланып китте

“Түгәрәк уен” фестивале “Кичке уен” белән башланып китте

Республика көненә багышланган бәйрәм чараларына мәркәзебезгә Россия төбәкләреннән иҗат коллективлары җыела башлады. Бүген «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда “Түгәрәк уен” XIII Бөтенроссия фольклор ансамбльләр фестивале “Кичке түгәрәк уен” белән башланып китте. Төмән,Чиләбе,Пермь,Киров,Башкортстан төбәкләреннән килгән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм ТР Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова сәламләде.

Иртәгә, 29 август көнне 10:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленең рәсми ачылышы була. Фестивальдә Россия төбәкләреннән 30дан артык фольклор коллективлары һәм башкаручылар катнашачак. Концерт программасы тәмамланганнан соң конкурс лауреатлары игълан ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*