tatruen
Баш бит / Яңалыклар / УАЗда дөнья тирәли сәяхәт иткән татар егете Казанга килеп җитте
УАЗда дөнья тирәли сәяхәт иткән татар егете Казанга килеп җитте

УАЗда дөнья тирәли сәяхәт иткән татар егете Казанга килеп җитте

Дөнья тирәли сәяхәт итүче “УАЗ-Буханка” экипажы – Рөстәм Казанбаев, Николай Баландинский һәм Александр Морозов бүген Казанга килеп җитте.

Рөстәм Казанбаев әйтүенчә, кешеләр чит илдә табигать күренешләре искиткеч дип уйлый. “Аңлашыла, кайбер җирләрдә бездә булмаган шарлавыклар, вулканнар бар. Ләкин пейзаж, гадәттә, безнең җирлекне хәтерләтә. Мәсәлән, Аргентинада барганда тәрәзәдән күренеш Казаннан Чаллыга баргандагы кебек. Мин моны арттырып әйтмим, чыннан да”, – диде Рөстәм Казанбаев.

Рөстәм Россия юлларын Африка һәм Көньяк Америка юллары белән чагыштырып була, ди. “Европа һәм Төньяк Америка юлларына караганда, алар начаррак. Ә менә Татарстанда юллар Россиянең башка төбәкләренә караганда бер дә начаррак түгел”, – ди ул.

Бу Россиядә җитештерелгән машина белән дөнья тирәли беренче сәяхәт. Егетләр 60 чит илдә булганнар. Экспедиция 8-9 өлешкә бүленгән, машина Тын һәм Атлантик океан аша чыкканда, сәяхәтчеләр өйләренә кайтып тора. Хәзер соңгы, тугызынчы этап уза. Мәскәүгә кадәр ике көнлек юл калган. Экспедициянең тантаналы тәмамлануы 30 октябрьдә булачак, ди штурман Николай Баландинский.

Александр Морозов киләсе елда дөнья тирәли хатыны, биш баласы белән сәяхәт итәргә планлаштыра. Ләкин башка машинаны сайларга уйлый. “Бу минем беренче сәяхәтем түгел, дустым Николай белән 80нән артык илдә булдык. Бик кызыклы, уңай тәэсирләр алдык. Бигрәк тә хыялыңны тормышка ашыргач”, – диде ул.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*