Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә төбәкара татар инструменталь музыка фестивале үтәчәк
Удмуртиядә төбәкара татар инструменталь музыка фестивале үтәчәк

Удмуртиядә төбәкара татар инструменталь музыка фестивале үтәчәк

Киләсе 2014 елның март-апрель айларында Удмуртиядә “Язгы тамчы” исемле төбәкара татар инструменталь музыка фестивален үткәрү ниятләнә.

Ул биш яшь категориясендә үткәреләчәк. Беренче турда – Удмуртия районнарында сайлап алу. Ул 12 марттан 5 апрельгә кадәр үтәчәк. Икенче этап –  сайлап алу турларында җиңүчеләрнең гала-концерты. Бу тамаша 25 апрельдә үтәчәк.

Жюри катнашучыларны башкарылган әсәрләрнең катлаулыгына, сәнгатьчә ача белү осталыгына карап бәяләячәк.

Бәйгегә башка төбәкләрдән дә яшь музыкантлар катнаша ала. Хәзерге көндә  бәйгегә катнашу өчен гаризалар туплана. 28 февральгә кадәр теләгәннәр фото белән анкеталарын җибәрә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*