tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең Яшьләр парламенты һәм мөфтият сәламәт буын үсүне кайгырта
Удмуртиянең Яшьләр парламенты һәм мөфтият сәламәт буын үсүне кайгырта

Удмуртиянең Яшьләр парламенты һәм мөфтият сәламәт буын үсүне кайгырта

Мөмкин кадәр күбрәк балаларны спортка җәлеп итү максаты белән Удмуртиянең Яшьләр парламенты түләүсез спорт секцияләре ача.

Парламентның физик тәрбия һәм спорт комитетын татар егете Данат Юнысов җитәкли. “Республикада спортны үстерү максатыннан нидер эшлисе килә. Беренче чиратта балалар катнашырлык, аларны кызыктырырлык булсын”, – дип сөйләде ул.

Яшьләрнең максаты – кунекмәләр бирү, көрәш техникасына өйрәтү. Аннары малайлар үзләренең күңеленә хуш килгән төрне (ушу, ирекле көрәш, кикбоксинг, самбо) сайлый алачак. Дәресләрне атнага ике тапкыр профессионал тренерлар алып бара.

Тренер табылган очракта татар көрәшен дә кертергә уйлыйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*