tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татар журналистының юбилей кичәсе үтте
Уфада татар журналистының юбилей кичәсе үтте

Уфада татар журналистының юбилей кичәсе үтте

Әнвәр Сөләйманов – Бишбүләк районы егете. Кыңгыр-Мәнәвез авылында туган малай мәктәп елларында ук язу-сызуга маһир була. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, гомерен журналистикага багышлый – башта туган районында, аннан соң Уфада “Кызыл таң” газетасында һәм республиканың башка матбугат басмаларында хезмәт итә. Соңгы өч елда Ярмәкәй районы гәзитендә хезмәт куйды. Бүгенге көндә тагын туган ягында яшәп иҗат итә оста каләм әһеле.

Мәшәкатьле журналистика хезмәте вакытын күп алса да, Әнвәр әфәнде әдәби иҗатка да, китаплар нәшер итүгә дә форсат таба. Бүгенге көнгә аның 4 китабы дөнья күргән. Шуларның иң саллысы – “Җирдәге йолдызлар” исемлесе. Бу җыентык Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында басылып чыкты. Анда авторның Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче милләттәшләребез хакында язылган очеркалары, сурәтләмәләре һәм әңгәмәләре урын алган. Җәмгысе 57 атаклы шәхес турында бай мәгълүматлар алып була ул китаптан.

Тынгысыз иҗаты дәүләт бүләкләренә дә лаек булды. Әнвәр Сөләйманов – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим һәм Динис Бүләков исемендәге премияләр иясе. 60 яшьлек юбилее уңаеннан аңа Бөтендөнья Татар конгрессы медале дә тапшырылды.

Әле Уфа “Нур” татар театрында узган иҗат кичәсендә Әнвәр Сөйләманов үзенең китапларына кергән очерклар геройларын, элекке хезмәттәшләрен чакырган. Юбилярны котларга туган ягы Бишбүләк районыннан якташлары, шулай ук соңгы өч елда эшләгән Ярмәкәй районы вәкилләре килгән.

Юбилей кичәсе котлаулар, бүләкләр тапшыру һәм җыр-моң белән аралашып барды. Җырчылар Рәис Вәгыйзов, Шамил Хәмәдинуров, “Нур” театры артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева белән Рәсимә Гайфуллина, җырчы-композитор Рәис Ханнанов Әнвәр әфәнде шигырьләренә язылган җырларны да, башка авторларныкын да башкарып бәйрәмнең ямен арттырды.

Әнвәр Сөләймановның тормышы һәм иҗат юлы турында күп мәгълүматлар ишетте тамашачылар. Юбиляр үзенең шигырьләрен дә укыды, журналистика хезмәте елларындагы истәлекле хәлләр белән дә уртаклашты.

Бүләкләр дә мулдан. Ат елында туган егеткә якташлары ат бүләк итте. Башка бүләкләр дә зурдан. Башкортстан Журналистлар берлеге идарәсе рәисе Артур Дәүләтбәков исә Әнвәр Сөйләймановка Русия Журналистлар берлегенең мактау кәгазен тапшырды.

Фәнис Фәтхи, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*