Бүгенге көндә дини белем бирү системасын үстерү ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Татарстанда ислам белеме бирүнең күпбаскычлы системасы төзелде: мәчетләр каршындагы курслар – мәдрәсәләр – югары уку йортлары – Болгар ислам академиясе.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 8 мәдрәсәне, Казан ислам университетын, “Госмания”, “Нур” һәм “Ихсан” урта гомумбелем бирү мәктәпләрен, Россия ислам институтын һәм Болгар ислам академиясен үз эченә ала. Бу уку йортларында 248 мөгаллим белем бирә. Татарстанда шулай ук 700 дән артык мәчет каршында Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча курслар эшләп килә. Бу курсларда 1500 дән артык остаз белем бирә.
Бүген, сәфәр аеның 18 нче көнендә, (5 октябрьдә), Россиядә остазларны һәм мөгаллимнәрне зурлыйлар. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграм челтәрендәге @kamilhazrat битендә үзенең язылучыларына остазлары турында сөйләде, ә сайтта мөгаллимнәргә мөрәҗәгать белән чыкты:
“Һәр ел саен 5 октябрьдә илебездә укытучылар көне билгеләп үтелә. Мин ихластан Раббыбыздан һәр остазга авыр һәм игелекле мәгърифәт юлында Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде, дип дога кылам!
Бүген безнең республикада мәчетләр каршында һәм мөселман уку йортларында 1700гә якын мөгаллим укыта. Алар халыкка фидакарьләрчә һәм Аллаһ ризалыгы өчен динебезнең нигезләрен һәм Ислам турында доктор дәрәҗәсендәге гыйлемнәр бирә. Коръәннең “Йосыф” сүрәсендә болай диелә:
و فوق كل ذي علم عليم
Мәгънәсе: “Һәр гыйлем иясенең өстендә тагын да яхшырак белгән берәү бар” (“Йосыф” сүрәсе, 76 аять). Ә пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: “Галим дәрәҗәсе гыйбадәт кылучыныкыннан шуның кадәрле өстен ки, Минем һәм сезнең арадан иң лаексыз кеше арасындагы аерма кебек. Кешеләрне яхшылыкка чакыручыларга Аллаһының рәхмәте ява, һәм аңа фәрештәләр, күк һәм җир әһелләре, хәтта кырмыска оясындагы кырмыскалар да дога кыла”.
Күргәнегезчә, Исламда мәгарифкә һәм халыкка гыйлем бирү хезмәтенә зур игътибар бирелә. Әмма динебездә белем бирүнең бер мөһим шарты бар – «иҗазә» (рөхсәт, диплом) яки «иснәд» (хәдис гыйлемендәге шәҗәрә, чылбыр, хәдис сөйләүчеләрнең бер-бер артлы килүләре), ягъни гыйлем чылбырына ия булу. Мондый остазлардан алынган гыйлем хак була. Шул рәвешле, бүгенге көндә мәгълүмат таратуның нинди генә заманча ысуллары булса да, иң хәерле гыйлем – мәчеткә яки мәдрәсәгә барып остаз каршында алганы. Аллаһы Тәгалә безне төрле адашулардан сакласын, галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп итсен!”