tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе егете Дамир Мөшәрәпов – Россия Президенты стипендиаты
Ульяновск өлкәсе егете Дамир Мөшәрәпов – Россия Президенты стипендиаты

Ульяновск өлкәсе егете Дамир Мөшәрәпов – Россия Президенты стипендиаты

П.А.Столыпин исемендәге аграр университет аспиранты Россия Президентының стипендиаты булды.

Россия Федерациясе фән һәм югары белем бирү министрлыгының приказы нигезендә, материалларны өйрәнү һәм машина төзелеше технологияләре кафедрасы аспиранты Дамир Мөшәрәпов 2020-2021 нче уку елына Россия Федерациясе Президенты стипендиатлары исемлегенә кертелде.

Дамир Мөшәрәпов – уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә 11 патент, 17 фәнни хезмәт, шул исәптән ВАК журналларында басылган 2 мәкалә авторы.

2019 елда Дамир инженерлык һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре Бөтенроссия конкурсында җиңүче итеп танылган. Аспирант бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге түгәрәк өстәлләрдә, конференцияләрдә актив катнаша.

Дамирга фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уңышлар телибез!

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*