tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе Губернаторы Мәүлид бәйрәме уңаеннан татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Мәүлид бәйрәме уңаеннан татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Мәүлид бәйрәме уңаеннан татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Мөселманнарның изге Мәүлид бәйрәме уңаеннан Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов Димитровград шәһәре һәм бу яклардагы район авылларындагы имамнар, мөхтәсибләр һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Димитровградның «Восход» мәдәният сараенда узган бу очрашуда сүз өлкәдә Ислам динен, төгәлрәге традицион исламны саклау һәм үстерү мәсьәләләре каралды.

Авыллардан килгән имамнар үз төбәкләрендә булган проблемалар хакында өлкә җитәкчесенә җиткерделәр. Сергей Иванович үз чыгышында гаилә йолаларын саклау, ата-анага хөрмәт турында ассызыклап сөйләде. Ул бу унайдан татар гаиләләрендә бу эшнең югары дәрҗәдә булуы хакында әйтте. Бугенге эшлекле очрашу ял көнендә иртәнге 8 дә үк башланса да, катнашучыларның кәефе күтәренке иде. Губернатор да алар белән чын куңелдән шаярып та сөйләште, тормыштагы кызыклы вакыйгаларны да искэ төшерде.

Мәҗлес азагында өлкә җитәкчесе мәчетләргә күбрәк яшьләрне тарту мәсьәләсен дә кутэрде. «Сер түгел, бүген мәчетләргә генә түгел, чиркәүләргә йөрүчеләр саны да бик аз. Гыйбадәтханәләр күп, анда йөрүчеләр саны гына аз», -диде. Соңыннан кунаклар тамаша залында Мәүлет бәйрәменә багышланган театральләштерелгэн зур концерт программасын карадылар. Ә көннең икенче яртысында алар Мәләкәс районы Новоселки авылындагы яңа мәчетне ачуда катнашты.

 

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*