tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә дини эшләрдә катнашкан милләттәшләребезне искә алу мәҗлесе бара
Ульяновск шәһәрендә дини эшләрдә катнашкан милләттәшләребезне искә алу мәҗлесе бара

Ульяновск шәһәрендә дини эшләрдә катнашкан милләттәшләребезне искә алу мәҗлесе бара

Ульяновск шәһәренең Идел аръягында урнашкан Ислам мәгърифәтчелек үзәгендә милли хәрәкәт башында торган, дини эшләрдә катнашкан милләттәшләребезне искә алу мәҗлесе башланып китте.

Чарада  Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Разил Зиннәтуллин, “Мой бизнес” үзәге рәисе Руслан Гайнетдинов, “Өмет ” газетасы баш мөхәррире Исхак Халимов катнаша.

Милләтебез, динебез үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүче мәрхүм милләттәшләребез арасында Әюп хәзрәт Дебердеев, Фатыйх хәзрәт Алиуллов, Айрат Ибраһимов, Равия Абдуллина, Эдуард Ганеев, Иделбикә кебек күренекле шәхесләр бар. Мәҗлестә динкардәшләребезне искә алганнан соң аларның рухларын шатландырып дога кылдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*