tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәhәренең милли китапханәсендә «Җәннәт – аналарның аяк астында» дип исемләнгән очрашу узды
Ульяновск шәhәренең милли китапханәсендә «Җәннәт – аналарның аяк астында» дип исемләнгән очрашу узды

Ульяновск шәhәренең милли китапханәсендә «Җәннәт – аналарның аяк астында» дип исемләнгән очрашу узды

Ульяновск шәhәренең 17 нче санлы милли китапханәсендә «Җәннәт – аналарның аяк астында» дип исемләнгән очрашу узды. Әлеге чара өлкә мөселман хатын-кызлар союзы белән берлектә оештырылган.

Күркәм очрашуны 55 нче мәктәпнең 4а сыйныф укучысы Мөхәммәт Сафин танылган шагыйрь Роберт Миңнуллинның «Әни кирәк» дип аталган шигыре белән башлап җибәрде. Аннары Ульяновскиның Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Коръәни-Кәримнән сүрә укыды. Ә өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова Ислам динендә әниләрнең, гомумән, гүзәл затларның роле турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Милләтне, туган телебезне саклау, балаларны иманлы, тәүфыйклы итеп тәрбияләү бурычы аналарга йөкләнгән, диде ул.

2 нче Җәмигъ мәчеттә дин дәресләре алып баручы мөгаллимә Розалия ханым Зиганшина белән мөселман хатын-кызлар союзының абыстайлар бүлеге җитәкчесе Зәкия хаҗия Сафиуллина да шушы фикерне куәтләделәр. Ә мөгаллимә Нурия ханым Татлыева «Пәйгамбәрләрнең әниләре» темасына ачыклык керткәннән соң, Мөслимә хаҗия, Хания ханым Аббазова белән Фәридә ханым Молоткова искиткеч гыйбрәтле мөнәҗәтләрен яңгыраттылар.

Сембер татар сәхнәсе йолдызы Зөлфия Мусеева исә истәлекле очрашуны газиз әниләргә багышланган моңлы җыры белән бизәде. Ульяновск өлкәсенең Мәгариф үсеше институты баш белгече, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Әбетдинова халыкка, аеруча яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатында үткәрелгән шундый чараларга киләчәктә мәктәп укытучылары белән балалар бакчалары тәрбиячеләрен дә чакырырга тәкъдим итте.

Һәркемнең күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган очрашуны милли китапханәнең татар бүлеге хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина алып барды. Ул әлеге чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән өчен милләт җанлы эшмәкәр – шәhәребезнең «Камилла» ширкате җитәкчесе Халидә Садыйковага рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Р.Нигъмәтле

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*