tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең Үзәк мәчетендә шәкертләр имтихан тапшырды
Ульяновск шәһәренең Үзәк мәчетендә шәкертләр имтихан тапшырды

Ульяновск шәһәренең Үзәк мәчетендә шәкертләр имтихан тапшырды

Моннан 16 ел элек Ульяновск өлкә татар автономиясе һәм «Ак калфак» оешмасы семберлеләр үтенече буенча гарәп телендә укырга, язарга һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча өч еллык курслар ачып җибәргән иде. Шул вакыт эчендә аны йөзләгән хатын-кыз тәмамлап чыкты.

Бу көннәрдә Ульяновск шәһәренең Үзәк мәчетендә әлеге курсларны быел тәмамлап чыгучы тагын 24 кеше имтихан тапшырды. Быелгы чыгарылыш курслары җитәкчесе хаҗия Нурия ханым Татлыева белдергәнчә, биредә шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, якын-тирә авыл, районнардан да килеп белем алучылар бар. Быел тәмамлап чыгучы 24 шәкерткә өлкә татар автономиясе изге Коръән китаплары бүләк итте.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*