tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан Актанышта әдәбият һәм сәнгать көннәре гөрли
Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан Актанышта әдәбият һәм сәнгать көннәре гөрли

Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан Актанышта әдәбият һәм сәнгать көннәре гөрли

Актаныш дәрәҗәле һәм мәртәбәле әдипләрне, кендек каннары монда тамган абруйлы өлкән каләмдәшләребезне кабул итте. Делегацияне Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкли.

Әдәби десант составында танылган шәхесләребез Мөхәммәт Мирза, Рөстәм Галиуллин, Факил Сафин, Газинур Морат, Нурфия Йосыпова, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттахова, Лилия Габидуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Айзирә Имамова бар.
Республикабызда соңгы елларда туган телләрне саклау һәм үстерүгә аеруча зур игътибар бүленә. Бу максаттан Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында һәм башка мәктәпләрдә язучылар һәм шагыйрьләр укучыларга әдәби дәрес бирделәр.

Аеруча сөенечле һәм шатлыклы вакыга: күренекле якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мөхәммәт Мирза исемендәге шигърият һәм татар теле кабинеты ачылды. Әдип якташларына чиксез рәхмәтен белдерде. Чарада Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, социаль һәм агарту бүлегенә җитәкчесе Назил Латыйпов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да катнашты.

Алга таба әлеге әдәби-мәдәни тантана педагогик конференция белән дәвам итте, биредә районыбызның уку йортларының китапханәчеләре дә катнашты. Бик күп сораулар күтәрелде, мәктәп программасындагы нәфис әдәбиятнең һәм китап-әсбапларның эчтәлегенең камиллеге буенча да фикерләр яңгырады. Түгәрәк өстәл эшен халык укытучысы, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Ләйсән ханым Әминова алып барды.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*