tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск татарлары Бөтендөнья “Татарча диктант яз” акциясенә кушылдылар
Ульяновск татарлары Бөтендөнья “Татарча диктант яз” акциясенә кушылдылар

Ульяновск татарлары Бөтендөнья “Татарча диктант яз” акциясенә кушылдылар

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә өлкә татар автономиясе әгъзалары, яшьләр оешмасы активистлары, җирле язучылар, ана теле укытучылары, дин дәресләре мөгаллимәләре татарча диктант яздылар. Аларга Марсель Галиевнең “Тимә, яшәсен” әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, быел «Татарча диктант» акциясе сигезенче тапкыр оештырыла. Ул – хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*