tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе белән очрашты
Васил Шәйхразиев Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе белән очрашты

Васил Шәйхразиев Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе белән очрашты

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Артем Здунов белән очрашты. Шулай ук очрашуда Дагыстан төбәк татар милли мәдәнияте иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Кадыйрова катнашты.

Искәртеп узабыз, Васил Шәйхразиев Дагыстан Республикасында эш сәфәрендә.

Артем Здунов кунакларны җылы сәламләде һәм Дагыстан Республикасында беренче тапкыр Сабантуй  кебек милли-мәдәни чараны уздыруга бик шат булуын билгеләп үтте. Ул Татарстанга аны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Дагыстан Республикасында яшәүче ногайлар һәм кумыклар шулай ук үз Сабантуйларын уздыра. Әмма төрле төбәкләр һәм башка илләр вәкилләре катнашында милли бәйрәм беренче тапкыр узачак. Ул бу башлангычның уңышлы һәм дәвамлы булуын теләде.

Васил Шәйхразиев Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисенә һәм барлык оештыручыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Милли шура рәисе Татарстанда бик күп милләтләр, шул исәптән Дагестан Республикасы вәкилләре яшәве турында сөйләде. Ул Сабантуйларны уздыру тарихы һәм бүген ничек бәйрәм ителүе турында – Гомумевропа Сабан туе, Федераль Сабантуй, Бөтенроссия авыл Сабантуе турында мәгълүмат бирде. Моннан тыш, ул Татарстанда милли бәйрәмнән тыш, төрле халыкларның: “Уяв” чуаш мәдәнияте,  “Семык” мари мәдәнияте, “Гырон быдтон” удмурт мәдәнияте бәйрәмнәре үткәрелүен билгеләп үтте.

Артем Здунов билгеләп үткәнчә, алар ике республика арасында тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштырырга тели. Татарстаннан үрнәк алырлык нәрсәләр күп, дип билгеләде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*