Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Беларусь Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында, Минск шәһәрендә урнашкан Республика милли мәдәниятләр үзәгендә булды. Үзәк директоры Ольга Антоненко Беларусьның татар оешмалары турында сөйләде, татарларның бар эштә дә актив булулары, барлык чараларда катнашулары турында әйтте.

Үзәк Беларусьта яшәүче диаспоралар һәм чит илләрдә яшәүче белоруслар белән эшли. Чит илләрдә 4 млн. белорус гомер итә.
Васил Шәйхразиев диаспоралар белән эшләү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында сөйләде.