
Васил Шәйхрәзиев, кабинетны караганнан соң, Үзәккә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сурәте төшерелгән сәгать бүләк итте. Сәгатьне шунда ук Кабинетның диварына урнаштырдылар.
Үзәк Үзбәк дәүләт физик культура институты проректоры Нәбиуллин Ришат Хисмәтулла улы җитәкчелегендә эшли. Республика мәдәният үзәге, дәүләт органы буларак, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен үстерүгә һәртөрле ярдәм күрсәтә.
Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең төп эш юнәлешләре:
- әдәби-тарихи һәм редакция эшчәнлеге;
- туган телне өйрәтү;
- радио һәм телевидение;
- яшьләр арасында мәдәни-массакүләм эш;
- иҗади мәдәни-массакүләм эш;
- хәйрия эшчәнлеге






