Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Акмола өлкәсенең акимы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Акмола өлкәсенең акимы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Акмола өлкәсенең акимы белән очрашты

Бүген, 25 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре вакытында Казахстан Республикасы Акмола өлкәсенең акимы Ермек Маржикпаев белән очрашуда катнашты.

Акмола өлкәсе акимы Татарстан кунакларын сәламләп, аларны Казахстан җирендә күрүенә бик шат булуын белдерде. Васил Гаязович исә Казахстан белән Татарстан Республикалары арасында төрле өлкәләрдә тыгыз элемтә бар, аны югалтмаска, сакларга кирәк дигән фикерне белдерде.Шулай ук ике Республика арасында мәгариф  һәм икътисад өлкәләрендәге хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк диде.

2024 елда Казахстан Республикасы Кокшетау шәһәренең 200 еллыгын билгеләп үтәчәк.Шул уңайдан Васил Шәйхразыев һәм Ермек Маржикпаев бу шәһәрдә Республика Сабантуе үткәрергә планнаштырдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 22-25 август көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасында булачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*