tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кокшетау шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюстын ачтылар
Кокшетау шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюстын ачтылар

Кокшетау шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюстын ачтылар

25 август көнне Кокшетау шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы булды. Аны 2016 елның августында танылган сынчы А.А. Аполлонов ясады, әмма урнаштыруга рөхсәт быел гына алынган. Монумент өлкә китапханәсе һәм 2нче мәктәп арасындагы скверда урнаштырылган.

Тантаналы чарада Акмола өлкәсе акимының урынбасары Елдос Рамазанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Акмола өлкәсенең татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсе рәисе Рафаил Сөлкәрнәев, «Вайнах» берләшмәсе җитәкчесе Герихан Яндиев һәм «Казахстанда татар һәм башкорт конгрессы» Республика иҗтимагый идарәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов катнаштылар.

Чара барышында шагыйрьнең батырлыгын һәм иҗатын искә төшерделәр. Билгеле булганча, 1925 елда Муса Җәлил Орск өязе комитеты хезмәткәре булып эшли һәм җирле яшьләр белән очрашулар үткәрә.

Бүген Казахстан Республикасының Нур-Солтан, Алмата, Кокшетау, Семей шәһәрләре урамнары Муса Җәлил исемен йөртә. Ел саен Казахстан башкаласында  укучылар арасында Җәлил иҗатына багышланган бәйге үткәрелә, ул 2019 елда халыкара статуска ия булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*