tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы булачак
Казанда «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы булачак

Казанда «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы булачак

27 нче августта Казанда «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы узачак. Шәһәр Мэриясе бинасы балконнарыннан рус һәм татар телләрендә шигырьләрне әйдәп баручы Казан театрлары актерлары, театр һәм кино актрисасы Екатерина Климова укыячак. Чыгышлар видео-мэппинг-тамаша белән үрелеп барачак.

Балконнардан Г.Камал, В.Качалов, К.Тинчурин, Г.Кариев исемендәге һәм Казанның яшь тамашачы театрларының әйдәп баручы артистлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыячак, талантлы җырчылар һәм музыкантлар музыкаль әсәрләр башкарачак. Әлеге кичтә иҗатлары Казан шәһәре белән бәйле булган шагыйрьләрнең әсәрләре яңгыраячак. Тамашачылар Владимир Маяковский, Евгений Евтушенко, Роберт Рождественский, Мөдәррис Әгъләмов, Николай Заболоцкий, Наталья Тарвердян, Равил Бохараев, Роза Кожевникова, Алексей Остудин, Сергей Малышев, Ренат Харис, Эльмира Зәйналова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миннуллина, Лилия Гыйбадуллина, Резеда Гобәева шигырьләрен ишетәчәк.

Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, В.Качалов театры артистлары Павел Лазарев, Алена Козлова, К.Тинчурин театры артистлары Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, Г.Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов, Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин, Казан яшь тамашачы театры артисты Илфат Садыйков, Череповец шәһәренең Камера театры артисты Игорь Горчаков; саксофончы Муса Маликов (Германия), Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры хоры артисты Иркен Мостафин, шулай ук яшь, талантлы җырчылар Игнат Изотов, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов катнаша. Чараның махсус кунагы – Россия театр һәм кино артисты Екатерина Климова.

Тамаша С.Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм оркестр дирижеры – Татарстанның атказанган артисты Анна Гулишамбарова) чыгышы белән алып барыла.

Перформансның режиссерлары: Татарстанның халык артисты Радик Бариев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Старикова. Режиссер ассистенты – Резеда Хәсәнова. Сценарий авторы – Резеда Гобәева.

ТР халык артисты Искәндәр Хәйруллин билгеләп үткәнчә, барлык шигырьләр дә спектакльнең сюжет линиясе белән бәйле, перформанста Казан, аның урамнарына, халкына һәм кунакларга мәхәббәт темасы ачыла. Тамашаның төп герое Казанда инде 300 елдан артык гомер кичерә. Ул «Балкон – фатирның бер өлешеме яки урамныкымы, әллә чүп-чар җыелып ята торган урынмы яки илһам туа торган җирме?» дигән катлаулы сорауга җавап эзли.

«Бу перформанста балкон романтикасын тоеп булачак. Классик рәвештә Джульетта белән Ромео тарихын истә тотып, шигъри кичә әзерлибез. Тик бездә Ромео-Джульетталар түгел, ә үзебезнең геройлар, Шекспир шигырьләре түгел, ә татар, рус шагыйрьләре әсәрләре укылачак. Шигырьләрнең күбесе – мәхәббәт, яшәеш, тормыш турындагы уйланулар. Мин шушы шәһәрнең борынгы кешесе, Казаныбызның тарихын, рухын, күңел омтылышларын җиткерүче персонажны уйныйм. Былтыргы перформанс белән чагыштырганда, быелгысы күбрәк театральләштерелгән форматта узачак», – диде Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин.

Перформанс 20:00 сәгатьтә Кремль урамы буенча 3 нче номерлы бина янында башлана, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, «балконда шигырьләр» форматында беренче театральләштерелгән перформанс 2021 елның 30 нчы августында – Шәһәр һәм Республика көнендә узган иде. Проект Казан Мэриясе тарафыннан Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында гамәлгә ашырылды.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*