tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Республикасында татарлар белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Республикасында татарлар белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Республикасында татарлар белән очрашты

Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Азәрбайҗан Республикасында.

Бүген Татарстан делегациясе Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә булды.

Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими
вәкиллеге каршында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны  милләттәшләребез каршы алды.

Әлеге очрашу барыбыз өчен дә көтеп алынган вакыйга. Бүгенге көндә Азәрбайҗанда 27 меңгә якны милләттәшебез гомер итә, шуларның күбесе – Баку шәһәрендә. Татарстан белән Азәрбайҗанны элек-электән тыгыз элемтәләр бәйли. Бу элемтәләр мәдәният, мәгариф һәм икътисад өлкәләренә кагыла. Азәрбайҗанда гомер итүче милләттәшләребез бүген дә динебезне, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшиләр. Борынгы традицияләр хәзер дә саклана, матур бәйрәмнәр үткәрелә, милли ансамбльләр иҗат итә, – диде Васил Шәйхразыев.  

Даими вәкиллектә Азәрбайҗан Республикасы дәүләт архивы ярдәме белән оештырылган Азәрбайҗан татарлары тарихына багышланган архив документлары
күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанның паралимпия җыелма командасы спортсмены Рәсим Яхинны, Азәрбайҗан Республикасында Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге консультанты Эльмира Юсифлины, «Яшьлек» Азәрбайҗан татар яшьләре
үзәге рәисе Дияз Әхмәдҗановны, Азәрбайҗан Республикасының Эчке эшләр министрлыгының Спорт җәмгыяте рәисе Земфира Мифтахетдинова  «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятенең Бакудагы бүлекчәсе җитәкчесе Сания Альмяшевага, «Яшьлек» Азәрбайҗан татар яшьләре үзәге рәисе урынбасары Әлфия Әхмәдҗановага, «Туган тел» республика татар мәдәният үзәгенең идарә әгъзасы Руслан Абдикеевка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырылды.

Чарада шулай ук «Яшьлек» татар яшьләре үзәге рәисе Дияз Әхмәдҗанов, Азәрбайҗанның Паралимпия җыелма командасы спортсмены Рәсим Яхин, «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятенең Бакудагы бүлекчәсе җитәкчесе Сания Альмяшева чыгыш ясады.

Бүгенге көндә Азәрбайҗан Республикасында 4 татар иҗтимагый оешмасы бар: “Туган тел” татар мәдәнияте җәмгыяте, “Яшьлек” татар яшьләре үзәге, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыятенең Азәрбайҗандагы бүлеге. Җитәкчеләр үзләрендә үткәрелә торган проектлар турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*