tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Барда авылында Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Барда авылында Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Барда авылында Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылына килде. Биредә Милли Шура рәисе Габдулла Тукай исемендәге скверда булды һәм бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге һәйкәл район хакимияте бинасы янында Барданың үзәк мәйданында куелган.

Барда муниципаль районының Барда авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бюстын ачу тантанасы 2013 елның 28 июнендә, IV Бөтенроссия авыл Сабан туе көннәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Соңрак биредә бөек татар шагыйрен йөртүче сквер да барлыкка килде, ул Былтыр һәм Шүрәле скульптуралары белән баетылган. Ә 2016 елның октябрендә, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, биредә «Су анасы» композициясен ачу тантанасы булды.

Габдулла Тукайның язмышы Барда белән тыгыз бәйләнгән, чөнки аның бабасы Зиннәтулла Әмиров нәкъ менә биредә туган һәм үскән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*