tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел йорт” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасы узды
“Идел йорт” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасы узды

“Идел йорт” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасы узды

11 декабрь көнне Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге театр коллективларының ХХIII нче регионара “Идел йорт” бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасы. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин сәламләде. Ул бәйге дипломантларын бүләкләде.

1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы ел саен бөтен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты – үзешчән театр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү, башкару осталыгын камилләштерү, үзешчән артистларның һәм куючы режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү.

Гран-приның регионнардагы татар халык театрлары коллективларына бирелә торганы Башкортстанның Кушнарен районы «Мизгелләр» татар халык театрына бирелде. Ə инде төп гран-при Баулы районы халык театрына тапшырылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын онлайн трансляциядән карарга мөмкин.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*