tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфада
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфада

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфада

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортостан башкаласына эш сәфәре белән килде. Уфа аэропортында Милли Шура рәисен Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Ранэль Зинәтуллин һәм БТКның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин каршы алды. Бүген Татарстан делегациясе Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашырга тиеш.

Милли Шура рәисе шулай ук биредә гомер итүче милләттәшләребез, олугъ юбилейларын бәйрәм итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барырга җыена. Алар – Курск сугышында катнашкан, 95 яшен тутыручы Әсхәт Минһаҗетдинов һәм 100 яшен тутыручы Ришат Исмәгыйлев.

Иртәгә, 12 нче мартта, Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисы ачылачак. Чарада Милли Шура рәисе дә катнаша. Яңа ачылган офиста татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу да планлаштырылган. Аннары алар барысы бергә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Бурятия республикасында башланган ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Башкортстанга килеп җитте. Уфа шәһәренең “Нур” татар театрында эстафетаны тапшыру тантанасы узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*