tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенә килде

Бүген, 6 июнь, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына килде.

Биредә авыл мәчетендә дога кылынды. Васил Шәйхразыев җирле мөселман оешмасы рәисе Әхмәдулла Хәбибуллинга бүрек бүләк итте. Әхмәдулла Хәбибуллинның бүреге янгында янган булган.

Исегезгә төшерәбез, 8 май иртәсендә Курган өлкәсендәге татар авылы тулысынча диярлек янып бетте. Бары тик мәчет, берничә йорт, мәктәп һәм мәдәният йорты гына калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*