tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәренә килде

Бүген, 16 июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәренә килде.

Биредә аны Татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе — Гөлсинә Үлмәскулова һәм Туган тел татар мәдәни үзәге әгьзалары каршы алды.

Бүген Бишкәк шәһәрендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы, Кыргыз Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары белән очрашу һәм «Асыл бала» мәгариф үзәгенә бару планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*