tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нурлат районында булды
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нурлат районында булды

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нурлат районында булды

Бүген, 14 февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нурлат районында булды. Сәфәр кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигуллинга, тыл ветераннары Ислам Бәхтияровка, Асия Сафинага, Минҗиһан Садыйковага һәм Екатерина Шиковага медальләр тапшырылды.

“Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырабыз. Медальләр тапшыруга илебез Президенты Владимир Путин 27 гыйнварда старт бирде. Эстафетаны республикабызда Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов дәвам итте. Бүген без сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне шатландырып торсыннар, ә хакимият һәрвакыт янәшә булсын. 9 майда барыгызны да Бөек Җиңү Парадында көтәбез”, – диде Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*