tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде.

Аэропортта аны Омск өлкәсе Эчке сәясәт министры Анастасия Терпугова, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Омск шәһәре “Ибир” (Себер) җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев, Омск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радик Миңнеханов каршы алдылар.

Биредә Омск өлкәсе Губернаторы В.П. Хоценко белән рәсми очрашу планлаштырылган. Шулай ук Омск өлкәсендә XXVI Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*