tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ростов Донда
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ростов Донда

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ростов Донда

Бүген, 10 октябрь көнне,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисе В.Г. Шәйхразыев эш сәфәре белән Ростов Дон шәһәрендә. Ул шәһәрнең Офицерлар йортында Ростов өлкәсе татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Бу очрашу бик җылы рухта узды. Васил Шәйхразыев очрашуга җыелган милләттәшләребезне борчыган сорауларга җавап бирде, конгресс тарафыннан башкарылган эшләрне сөйләде.

Залга җыелган татарлар бергәләп халкыбыз җырларын искә төшереп,  җырлашып та утырдылар. Соңыннан  «Агыйдел» Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле матур концерт күрсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*