tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самара өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самара өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самара өлкәсенә бара

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Самара өлкәсенә барачак.

Биредә, 24 июньдә, өлкә татар милли бәйрәме «Сабантуй» узачак.

Бәйрәм кысаларында төп сәхнәдә Татарстан Республикасы белән телемост узачак, аның барышында Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров һәм ТР Раис Рөстәм Миңнеханов бер-берсен сәламлиячәкләр.

Аерым мәйданчыкта төрле ярышларда призлар уйнатылачак, шул исәптән, көянтә-чиләкләр белән, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту, биек баганага менү, гер күтәрү, күл көрәше.

Сабан туенда татар ашлары, милли һәм мөселман атрибутикасы һәм товарлары, әдәбият, сувенирлардан торган күргәзмәләр оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*