Бүген, 17 июнь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочи шәһәренә бара.
Биредә Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасының иҗтимагый җыелышында катнашу һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашу планлаштырылган.