tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Пермь крае Губернаторы администрациясенең эш төркеме белән очрашты
Васил Шәйхразыев  Пермь крае Губернаторы администрациясенең эш төркеме белән очрашты

Васил Шәйхразыев Пермь крае Губернаторы администрациясенең эш төркеме белән очрашты

Бүген, 18 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казан шәһәрендә Пермь крае Губернаторы администрациясенең эш төркеме белән очрашты.

Очрашуда Пермь крае губернаторы хакимиятенең милли һәм дини мөнәсәбәтләр департаменты директоры Анастасия Субботина, Пермь краеның Барда муниципаль округы хакимият башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь краеның Барда муниципаль округы хакимият башлыгы урынбасары Гөлназ Акчардакова, Пермь краеның Барда муниципаль округы хакимият аппараты җитәкчесе Илдар Исмакаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү мәсьәләләре тикшерелде. Сүз Сабантуйны үткәрү концепциясе, бәйрәмнең мәдәни программасы һәм инфраструктураның чараны уздыруга әзерлеге турында барды.

XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе 2024 елның 14-15 июнендә узачак. Төп батырга Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – автомобиль.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*