tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов белән очрашты.

Очрашуда Милли Шура рәисе федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде. Шулай ук Васил Шәйхразыев Урал Федераль округындагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре җыенын оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Азат Салиховка рәхмәтләрен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, округ утырышлары 2018 елда старт алды. Әлеге очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора. Утырышларда узган елга нәтиҗәләр ясала һәм киләсе елга планнар билгеләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*