tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасының тантаналы ачылышы узды 
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасының тантаналы ачылышы узды 

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасының тантаналы ачылышы узды 

Бүген, 27 гыйнвар, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасының төзекләндерү эшләреннән соң тантаналы ачылышы узды. Бинаны төзекләндерүгә Татарстан Республикасы ярдәм итте.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул җыелган кунакларны әлеге зур вакыйга белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук чарада Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов, хөкүмәт әгъзалары, Үзбәкстан, Таҗикстан,  Әзербайҗан республикаларының Екатеринбург шәһәрендәге вәкиллеге хезмәткәрләре, Свердловск, Курган, Чиләбе өлкәләрендәге һәм Пермь краендагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиллеге Агафуровлар йорты дип аталган, тарихи архитектура һәйкәле статусын йөрткән бинада урнашкан. Бу йортны 1895 елда Екатеринбургта танылган байлар, меценатлар, татар мөселман тормышына даими ярдәм итеп торган Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин Агафуровлар төзегән. Архитекторы Юлий Дютель.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*