tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәренең “Рамазан” мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәренең “Рамазан” мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәренең “Рамазан” мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Свердловск өлкәсендә. Биредә ул  Екатеринбург шәһәренең Чкалов районы Химмаш микрорайонында урнашкан “Рамазан” мәчетендә булды.

Мәчет ике катлы, гамәлдәге аскы (цоколь) каты булган бинадан гыйбарәт. Беренче катта ир-атлар өчен зур гыйбадәт залы урнашкан, хатын-кызлар өчен урын балконда билгеләнгән. Аскы катта уку сыйныфы һәм кухня урнашкан. Мәчет проект буенча 300 кеше сыйдыра, әмма җомга намазларына һәм гает-бәйрәмнәргә мөселманнар күбрәк килә. Мәчеттә даими рәвештә гарәп теле һәм Ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә, мөселман кибете эшли. Рамазан ае дәвамында «Рамазан чатыры» эшли, анда шәһәрдә яшәүче төрки халыклар җәмгыятьләре тарафыннан, үз милли кухняларын файдаланып, һәр кичне ураза тотучылар өчен авыз ачу (ифтар) оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*