tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: «ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы – безнең өчен зур дәрәҗә»
Васил Шәйхразыев: «ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы – безнең өчен зур дәрәҗә»

Васил Шәйхразыев: «ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы – безнең өчен зур дәрәҗә»

Бу минутларда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында Бөтендөнья татар конгрессының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча матбугат конференциясе уза.

Онлайн форматта барган конференциянең модераторы – Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева.

Чарада Татар конгрессы белән актив хезмәттәшлек иткән Татарстанның 13 журналисты, шулай ук РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдән 28 татар ММЧ вәкилләре катнаша.

Журналистларны сәламләп, Васил Шәйхразыев Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүдә башкарылган эшләр турында хисап тотты.

“Быел Конгресс тарафыннан зур эш башкарылды, аерым алганда, РФ төбәкләрендә ел саен үткәрелә торган округ утырышлары барышында без ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын уздырдык. Әлеге эстафета – безнең өчен зур дәрәҗә булды”, – диде Милли Шура рәисе.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*