tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә узган Ифтарда катнашты
Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә узган Ифтарда катнашты

Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә узган Ифтарда катнашты

Бүген, 14 март көнне, Ульян шәһәренең иң зур спорт корылмасында – “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда хәзер инде традициягә кергән өлкәкүләм ифтар узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Ифтарга барлыгы 5 меңләп мөселман җыелды. Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар Сафиуллин, Ульяновск өлкәсе татар бизнесменнарының «Сембер» оешмасы рәисе Эльмира Алиакбәрова һәм Россиянең төрле төбәкләреннән делегацияләр килде.

Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Ульяновск өлкәсе “Сембер” татар эшмәкәрләре клубы президиум әгъзасы, “Advantshop” компанияләр директоры Кәлимуллин Камил Гарәфетдин улы, Ульяновск өлкәсе “Сембер” татар эшмәкәрләре клубы президиум әгъзасы Сөләйманов Рәшит Равил улы бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Ульяновск өлкәсе “Сембер” татар эшмәкәрләре клубы әгъзасы, “Профи-Дент-Престиж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Айзатов Марат Рөстәм улы, Ульяновск өлкәсе “Сембер” татар эшмәкәрләре клубы президиум әгъзасы, «ТИМЕР-Техника» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Кантемиров Руслан Фәрит улы, Ульяновск өлкәсе “Сембер” татар эшмәкәрләре клубы әгъзасы Аитова Гөлсинә Галимҗан кызы бүләкләнде.

Кунакларны шулай ук Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских сәламләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*