tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Халкыбыз мирасы» программасы белән гастрольләргә җыена
Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Халкыбыз мирасы» программасы белән гастрольләргә җыена

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Халкыбыз мирасы» программасы белән гастрольләргә җыена

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия шәһәрләре буенча турне ясый. Гастрольләр 11-18 апрель көннәрендә узачак.

«Татарстаннан читтә ансамбль «Халкыбызның мирасы» концерт программасын тәкъдим итәчәк», – дип хәбәр итә дәүләт ансамбленең матбугат үзәге.

Тур Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында оештырыла. Программаны РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең беренче концерты 11 апрельдә Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә була. 13 апрельдә коллектив Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә сәхнә тотачак.

Чыгышлар шулай ук Пенза өлкәсендә планлаштырылган. 14 апрельдә Исса эшчеләр бистәсендә, 15 апрельдә Кече Труёв авылында, 16 апрель Кузнецк шәһәрендә, 17 апрельдә Сосновоборск бистәсендә. Ә 18 апрельдә бу региондагы гастрольләр Пензада зур концерт белән тәмамланачак.

«Программа нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары. Бу — зур тарихлы, фольклорны барлаучы номерлар», – ди программа турында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов. Ул билгеләп үткәнчә, коллектив өчен «Без — Россия» федераль программасында катнашу – зур дәрәҗә. Бу – киң җәмәгатьчелекне милли татар җыры, хореографиясе үзенчәлекләре һәм татарның җаны белән таныштыру мөмкинлеге.

«Халкыбызның мирасы» программасында «Зөбәрҗәт», «Сибелә чәчәк», «Рәйхан» җырларының яктылыгы һәм җанлылыгы «Картуф» һәм «Күн авылы»н башкаруның җиңеллеге һәм осталыгы белән үрелеп бара. Программада шулай ук «Казан кызлары биюе», «Гармун-гармун» һәм башка үзенчәлекле куелышлар да булачак. Алар барысы да – ансамбльнең алтын фондыннан.

  • Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бердәм гастроль системасын торгызуга юнәлдерелгән. План Россиянең бөтен территориясендә гамәлгә ашырыла, бердәм мәдәни киңлекне формалаштыруга һәм берләштерүгә, Россиядә һәм якын чит илләрдә яңа тамашачы аудиториясен булдыруда ярдәм итә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*