tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы театрында – Муса Җәлил
Чаллы театрында – Муса Җәлил

Чаллы театрында – Муса Җәлил

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында театраль педагогика кысасында «Хәл бу ки… Муса Җәлил» исемле спектакльнең премьерасы булды.

Драматург Айгөл Әхмәтгалиева патриот шагыйрь  Муса Җәлилгә багышлап пьеса язган. Анда шагыйрьнең тоткынлыкка эләгүе, дошманнарның матур вәгъдәләренә сатылмыйча Ватанга тугры калуы тасвирлана.

Муса Җәлил соңгы сулышына кадәр туган илгә тугры кала. Аның Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре илебезгә әйләнеп кайта. Балалары Альберт, Люция, Чулпан әтиләре белән горурланып яши.

Спектакльне Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Әскәрова белән Энҗе Шиһапова сәхнәләштергән. Баш рольдә – Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров. Миләүшә Имамова,  Руслан Ибраһимов, Марсель Мөсәвиров, Рәзил Фәхретдинов, Руслан Әюпов, Ләйсән Нургалиева, Лилия Минһаҗева, Рафил Сәгъдуллин, Рафик  Каюмов, яшь артистка Юлия Григорьева   –  барсы да үз рольләрен оста уйнадылар.

– Бу – безнең  беренче җитди спектаклебез.  Артистларның безне күз караштан аңлый торганнарын сайладык, шуңа күрә җайлы гына башкарып чыктык. Музыкаль бизәлеш Марат Вәлиевнеке, ут кую остасы Денис Иванов. Спектакльнең уңышында хормейстр Әнәс Фәйрушинның да роле зур булды. Рәссам эше дә үзебезнеке, – диләр режиссерлар  Чулпан Әскәрова белән Энҗе Шиһапова.

Артистлар тетрәндереч спектакльне бер сулышта уйнап чыктылар. Илфат Әскәров шагыйрьнең шигырьләрен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп  сөйләде.

Спектакльне карарга килгән 4нче һәм 8нче мәктәп укучыларына да «Хәл бу ки… Муса Җәлил» ошады. «Муса Җәлилнең батырлыгы турында белә идек инде. Аның тоткынлыкта да авырлыкларга бирешмичә, илебезгә тугры калуын, көчле рухлы булуын карап горурлык хисе тагын да артты», – диделәр алар.

Спектакль ахырында тамашачылар артистларны аягүрә басып алкышладылар.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*