tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Сальсабиль» балалар үзәгендә булды
Васил Шәйхразыев «Сальсабиль» балалар үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев «Сальсабиль» балалар үзәгендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульян шәһәренә килде. Беренче эш итеп ул шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә булды. Алга таба Милли Шура рәисе «Сальсабиль» балалар үзәге белән танышты.

«Сальсабиль» үзәгендә балаларга һәм аларның ата-аналарына уңайлы, куркынычсыз шартларда сыйфатлы белем алу мөмкинлеге тудырылган. Әлеге мәктәпнең төп өстенлекләренең берсе – һәр балага индивидуаль караш. Мәктәп укытучылары һәр укучының үзенчәлекләрен исәпкә алалар, балаларга үз талантларын һәм сәләтләрен үстерергә ярдәм итәләр. Моннан тыш, әлеге мәктәп укучыларга кечкенәдән үк ислам динен һәм татар телен өйрәнүне тәкъдим итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*