tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган тел» бәйрәме
«Туган тел» бәйрәме

«Туган тел» бәйрәме

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Безнең туган телебез – татар теле. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Вагай районының Тугыз урта мәктәбендә дә Халыкара туган тел көнененә багышланган бәйрәм үтте.

Әлбәттә, бәйрәмгә әзерлекне алдан башладык: шигырьләр таптык, җырлар эзләдек, биюләр дә өйрәндек. Балалар илһамланды, тырышып-тырышып барысы да һөнәрләрен күрсәтергә ашыктылар. Шушы минутларны бер нәрсә белән дә алыштырып булмый!

Туган тел белән туган ил төшенчәсе бик нык бәйле, менә шул максаттан чыгып, без – башлангыч сыйныф укытучылары, Әйтбикә Сөләйманова белән икебез чыгышыбызны авылыбыз исеменнән, үзебезнең туган җиребез турында мәгълүматлардан башладык. Ана телен туган тел дәресләрендә генә түгел, менә мондый чараларда да үзләштерү бик тә зарур. Җыр текстларын, шигырь ятлаганда, аларның эчтәлеген аңлап уку да баланың хәтерендә сүзлек составын баетуда бер алым. Бәйрәм барышында төрле уеннар да уйнадык: «Тәрҗемәчеләр», «Йорт хайваннары», «Буталган юллар», «Дүртенчесе артык» һәм башкалар. Чарага башлангыч сыйныф укытучылары: 2 нче сыйныф җитәкчесе Гөлшат Рәхмәтуллина һәм 1 нче сыйныф җитәкчесе Камилә Сөләйманова үз укучыларын әзерләделәр. Балалар «Кәрия-Зәкәрия», «Туган тел» җырларын башкардылар. Һәр телнең нигезендә халык авыз иҗаты әсәрләре ята, балалар табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр ярата, аларны да без актив кулланабыз. Талантлы, җыр-биюгә һәвәскәр балалар да бездә күп, татар халкының милли киемнәрен дә киеп чыгыш ясарга ярата алар. Хәтта көне буена мәктәптә шул киемнәрне киеп йөрделәр. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте, дисәм дә ялгыш булмас, чөнки балаларның йөзләрендә канәгатьлек хисләрен күрү – безнең өчен зур шатлык һәм эшебезгә югары бәя.

Вәлия РАМАЗАНОВА

Чыганак: yanarish72.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*