tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәйге лагерь һәм әдәби фестиваль-бәйге оештыру мәсьәләсе күтәрелде
Җәйге лагерь һәм әдәби фестиваль-бәйге оештыру мәсьәләсе күтәрелде

Җәйге лагерь һәм әдәби фестиваль-бәйге оештыру мәсьәләсе күтәрелде

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тәкъдиме белән Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче номерлы лицей базасында әдәби иҗатка сәләтле балалар өчен җәйге лагерь һәм әдәби фестиваль-бәйге оештыру мәсьәләсе күтәрелде.

Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлегендә шушы мәсьәләгә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, лицей директоры Фирдүсә Әюпова, педагогик белемле язучылар: Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Әлфия Ситдыйкова һәм Гөлшат Илалетдиновалар катнашты.

I этапта татарча әдәби-иҗат белән шөгыльләнүче балалар өчен фестиваль-бәйге үткәрү, 2025 елда җәйге лагерь оештырырга дигән карар кабул ителде. Тиз арада нигезләмә эшләп конгресс җитәкчеләренә тапшырырга бурыч куелды.

Чыганак: Татарстан язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*