tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗайда матурлык бәйгесе узды
Сафаҗайда матурлык бәйгесе узды

Сафаҗайда матурлык бәйгесе узды

Матур язның беренче көнендә, Түбән Новгород өлкәсенең Пильна округы Сафаҗай мәдәният йортында чын-чынлап яз бәйрәме – II өлкә “Нижгарсылу” конкурсы гөрләп узды. Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе белән Нижгар татарлары конгрессы гамәлгә куйган, төп оештыручылары “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, өлкә “Туган як” газетасы һәм Сафаҗай мәдәният йорты булган конкурста катнашырга Сергач, Пильна һәм Кызыл Октябрь округларыннан алты кыз теләк белдерде.

Матурлык, яшьлек бәйгесе шул хакта сәхнә артыннан укылган шигъри юллар һәм мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче бер төркем мәктәп яшендәге кызларның “Умырзая” җырына әзерләгән искиткеч матур композициясе белән башланып китте.

Аннары алып баручылар – Сафаҗайда туып-үскән, Түбән Новгородта яшәүче актив аккалфаклы ханым Зөлфия Сәмиуллина белән җирле мәдәният йорты директоры Илгиз Измайлов матур итеп, җылы сәламләп, сүзне хөрмәтле кунакларга бирделәр.

Күп еллар авыл администрациясе җитәкчесе булып торган Фәрит Каюмов һәм өлкә татар автономиясе хезмәткәре, өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина үз чыгышларында телебезне, мәдәниятебезне саклап үстерүгә юнәлтелгән шундый чараларның кирәклеген һәм мөһимлеген билгеләп үтеп, катнашучыларга уңышлар, тамашачыларга күңелле ял теләделәр. Шулай ук Зилә ханым нәкъ шул көнне туган көнен билгеләгән Петрякс мәдәният йорты методисты, актив аккалфаклы Рамилә Закированы да котлады.

Конкурста Кызыл Октябрь округыннан өч кыз – Абдулхәмит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбе укучысы, Кече Рбишча кызы Эльнара Садекова, Садек Абельханов исемендәге Семочки мәктәбе укучысы, Пашат кызы Диляра Хайретдинова һәм Уразавыл мәктәбе укучысы Ләйсән Камалетдинова, Пильна округыннан ике кыз – Петрякс мәктәбе укучысы Лилия Байкина белән Сафаҗай мәктәбе укучысы Эльнара Хисаметдинова, Сергач округыннан Богородск мәктәбе укучысы, Анды кызы Лилия Рамазанова катнашты.

Чара конкурсантларның Илгиз Измайлов башкаруында яңгыраган “Мишәр кызы” җыры астына Сафаҗай мәдәният йорты хезмәткәре Венера ханым Измайлова әзерләгән бик матур күмәк чыгыш белән башланып китте. Җырда “Кызларның да иң уңганы, татарның иң затлысы” дигән юллар бар һәм бу чынлап та шулай – берсеннән-берсе матур, зифа буйлы, мөлаем кызларыбыз сокланып туймастый иде.

Аннары Зөлфия аларның һәрбересе белән кыскача таныштырып үтте һәм кызларны беренче биремгә әзерләнергә озаткач, жюри әгъзалары белән таныштырды. “Нижгарсылу”ларның чыгышын бу көнне Пильна округы татарларының “Нур” оешмасы җитәкчесе Надирә Абдулганиева, Сергач округы Кочко-Пожар мәдәният йорты методисты Гөлнара Мусина һәм өлкә татар автономиясе каршындагы яшьләр бүлеге җитәкчесе Тимур Абызов бәяләде, ә исәп-хисап эшләрен шушы юллар авторы алып барды.

Конкурс программасы биш биремнән торды һәм, гадәттәгечә, визит карточкасы белән башланды. “Татарлыгым – горурлыгым” дип аталган биремдә кызлар үзләре һәм туган авыллары турында иҗади формада сөйләргә тиеш иде. Җырлар, шигырьләр аша, видеопрезентацияләр белән озатылып барган чыгышлары эчтәлекле һәм кызыклы булды.

Икенче бирем “БеZ сеZнең белән” дип аталды һәм анда кызлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үзкуллап әзерләгән әйберләрен тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, бу биремне дә алар иҗади формада, әмма күңел түрләренә үтеп керерди итеп әзерләгән иде. Ә алар бәйләгән оек-бияләйләр, шапкалар, окоп шәмнәре, чиккән кулъяулыклар алгы сызыктагы егетләребезгә туган яклардан кайнар сәлам булып ирешеп, күңелләрен җылытыр.

Иҗади бирем һәртөрле конкурсның иң матур өлеше була, бу юлы да шулай иде.

Эльнара Садекова һәм Ләйсән Камалетдинова татар биюе башкарганда, алкышлар тынмады, Эльнара Хисаметдинова булышу төркеме белән татар халкының милли бәйрәме – сабан туен искиткеч оста итеп сәхнәләштереп күрсәттеләр. Лилия Рамазанованың булышу төркеме белән башкарган шаян биюе дә тамашачыны битараф калдырмады.

Мәскәүдә узган “Беренчеләр конкурсы” катнашучысы Диләрә Хәйретдинова биредә дә җырлы номер күрсәтте, ә Лилия Байкина булышу төркеме белән искиткеч матур татар биюе башкардылар.

Иң тәмлесе – “Хуҗабикә” конкурсы иде. Кызларыбызның пәрәмәчләре, чәк-чәкләре искиткеч матур һәм телеңне йотардый тәмле, әле һәрбересе бик матур, иҗади формада тәкъдим дә иттеләр, кыскасы, бигрәк уңган безнең мишәр кызлары! Ә барлык ризыкларны конкурсның иртәсендә үк Зилә ханым Мулинодагы госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә илтеп тапшырды.

Конкурс программасы шулай ук Венера ханым әзерләгән күмәк дефиле белән тәмамланды. Милли бизәкләр төшерелгән матур, озын күлмәк, калфак кигән кызларның сәхнәдә чын модельларча матур йөрүләрен караганда, үзебезне модалар күрсәтүдә булган кебек хис иттек, Венера ханыма да, конкурс алдыннан кыска вакыт эчендә өйрәнгән кызларга да зур рәхмәт.

Музыкаль тәнәфесләрдә һәм жюри йомгак ясаганчы мәдәният йортының үзешчән артистлары матур музыкаль номерлар белән тамашачыны сөендереп торды.

Ә инде нәтиҗәләргә килгәндә, жюриның эше бик авыр булды, чөнки кызларның әзерлеге югары иде. Шулай да конкурс булгач, җиңүчесез булмый инде, һәрхәлдә, алар һәрбересе үз номинациясендә җиңүче. “Иң уңган кыз” номинациясендә Лилия Рамазанова җиңүче дип табылды. “Иң сәләтле кыз” исеме Эльнара Садековага бирелде, “Яшь хуҗабикә” номинациясенә Диләрә Хәйретдинова лаек булды, Лилия Байкина “Сәхнә остасы” номинациясендә җиңү яулады, “Тамашачы мәхәббәте” Эльнара Хисаметдиновага бирелде. Ә инде “Нижгарсылу” исеменә иң күп баллар җыйган иң яшь катнашучы Ләйсән Камалетдинова лаек булды. Барысы да Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук һәрбер кызга Зилә ханым матур сувенир курчаклар бүләк итте, ә җиңүчегә махсус бүләк – калфак бирде. Бүләкләүләргә килгәндә, Ләйсәнгә бүләкне I “Нижгарсылу” конкурсы җиңүчесе, сафаҗайлы Алия Халилуллина тапшырды, “Тамашачы симпатиясе” призына лаек булган Эльнара Хисаметдиновага “Туган як” редакциясе исеменнән акчалата сертификат бүләк иттек, калган кызларны жюри әгъзалары бүләкләде. Ә инде матур чәчәк бәйләмнәре, һәрвакыттагыча, Сергачтагы “Континент” сәүдә үзәге директоры, кочкопожарлы эшмәкәр Фаил Хамзин исеменнән тапшырылды.

Шулай ук кызларны бәйгегә әзерләгән җитәкчеләре дә оештыручылар исеменнән Дипломнар белән бүләкләнде, ә булышу төркемнәренә автономия исеменнән татлы бүләкләр таратылды.

Матурлык бәйгесе зур оешканлык белән үтте һәм бу инде барлык оештыручылар, аерым алганда Сафаҗай мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлык нәтиҗәсе, барысына да зур рәхмәт.

Шулай ук кайнар аш, тәмле бәлешләр пешерүчеләргә, бу өлкәдә финанс ярдәм күрсәткән җирле Киров исемендәге СПКга, шәхсән аның җитәкчесе Шамил Нуримановка рәхмәтнең олысы.

“Нижгарсылу” конкурсны җиңүченең авылында үткәрелә дип әле үткән елда игълан ителгән иде, димәк, киләсе елга ул Уразавылда уздырылыр.

Ә чиратта 22 мартта узачак “Татар малае. Татар кызчыгы” конкурсы, димәк, тиздән кабат күрешербез.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*