tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лирон Хәмидуллин: «Сабан» һәм «Юл» газеталарында Шәриф Камал эшләгән, архивын табасы иде
Лирон Хәмидуллин: «Сабан» һәм «Юл» газеталарында Шәриф Камал эшләгән, архивын табасы иде

Лирон Хәмидуллин: «Сабан» һәм «Юл» газеталарында Шәриф Камал эшләгән, архивын табасы иде

Язучы, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лирон Хәмидуллин «Сабан» һәм «Юл» газеталары архивын эзләп табарга кирәк, дигән фикердә.

«Сабан» һәм «Юл» газеталарын Казахстан Республикасы чыгарган. «Сабан»да казахча да, татарча да материаллар булган, дип язалар. Шәриф Камал «Сабан» газетасына редактор булып килгәнче үк, бер-ике газетаны ачуда катнашкан. Казахстан Республикасы башкаласы Оренбургтан 1925 елның августында Кызылорда шәһәренә күчерелә. Һади Такташ та шунда эшләгән. Анда эшләгән вакытта аның нәрсәләр язганын белмибез. Шәриф Камал да шул ук газетада эшләгән – нәрсәләр язган, нәрсәләр бастырган, нинди фикерләре булган? Белмибез», – диде ул.

Лирон Хәмидуллин, шуларны ачыклар өчен, Кызылорда шәһәренә Галимҗан Ибраһимов исемендәге галимнәргә архивка барырга киңәш итте.

«Шул архивны эзләп табып, нәрсәләр барлыгын ачыклап кайтырга кирәк. Анда Һади Такташ, Шәриф Камал, Муса Җәлилнең дә эзләре бар. Муса Җәлилнең бер шигыре Такташ редакцияләгән бер газетада чыккан, ди. Ул бит бездә искә алынмый. Ә бәлки, ул газета Кызылорда архивында саклангандыр? Газета бер елдан артык чыккан. Аларны казахлар чыгарып ташламагандыр дип уйлыйм», – диде язучы «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» дигән түгәрәк өстәл утырышында.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*