tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында төзелә торган йортларны карады
Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында төзелә торган йортларны карады

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында төзелә торган йортларны карады

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Йолдыз авылына килде.

Авыл мәчетендә дога кылганнан соң, Татарстаннан килгән делегация яңа төзелгән йортлар белән танышты. Бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 10 йорт төзелә. Шулай ук “Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзи.

“Татнефть” ширкәте төзегән йортлар 54 кв. метр зурлыкта. Мөхияровлар гаиләсе өчен йортны алар 4 көндә җыйганнар.

Шулай ук монда Шадринск тимер-бетон эшләнмәләр заводы да йортлар сала. Алар пенопанельдән ясалган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*