tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев журналистлар белән очраша
Васил Шәйхразыев журналистлар белән очраша

Васил Шәйхразыев журналистлар белән очраша

Бүген, 25 декабрь көнне Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьттә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында матбугат конференциясе узачак. Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау максатыннан оештырыла. Чара ZOOM платформасында узачак. Матбугат конференциясендә ел әйләнәсендә Татар конгрессы белән актив эшләгән Татарстан журналистлары, шулай ук Россия регионнарындагы татар гәҗитләре корреспондентлары, Яңа гасыр телеканалының корпункт җитәкчеләре һәм чит илдәге татар журналистлары да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*