tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елда мөфтият яшьләр өчен 13 проект тормышка ашырды
2020 елда мөфтият яшьләр өчен 13 проект тормышка ашырды

2020 елда мөфтият яшьләр өчен 13 проект тормышка ашырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен 13 проект тормышка ашырды. Мөфтият 2020 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендәге эшчәнлеген шундый күрсәткечләр белән тәмамлый. Коронавирус пандемиясенә карамастан, ел башында игълан ителгән барлык башлангычлар да тормышка ашырылды. Шул исәптән онлайн рәвештә дә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман яшьләрен берләштерү өчен гамәлгә куелган иң мөһим инициативалары арасында – мөселман яшьләренең кышкы һәм җәйге форумнары, “Ислам: беренче адымнар”, “Лекторий”, ир-атлар өчен «IMAN» проекты, хатын-кызлар өчен «Яшь килен» проекты, «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе, “Чиста мәчет” проекты, хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» тизләтелгән курслары, «30/40» проекты, джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Бөтенроссия турниры, шулай ук Татарстан мөфтиенең волонтерлар һәм яшьләр активы белән очрашулары, Татарстан мөфтиенең махсус стипендияләре һ. б. бар.

Әмма, традицион яшьләр проектларыннан тыш, быел, коронавирус пандемиясе аркасында илдә килеп туган хәлләрне исәпкә алып, мөселман яшьләре өчен 3 яңа онлайн-мәйданчык та тәкъдим ителде: «Мuslimmol» онлайн-мәдрәсәсе» (ул үз эченә Пәйгамбәр ﷺ сирасы (тормыш юлы) буенча 8 дәресне, татар тарихыннан 4 дәресне, “Дога һәм зикерләр” темасына 7 дәресне, “Заманнар һәм әхлак” темасына 3 дәрес, “Коръән” темасына 6 дәрес, тасаввуф буенча 6 дәрес, Рамазанга әзерлек дәресен алды), “Яхшы гадәтләр марафоны” (үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшьләр үз тормышына файдалы гадәтләр кертү турында) һәм Рамазан аенда “Коръән мәктәбе” (курсларында 24 кыз белем алды).

ТР Диния нәзарәте алып барган яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү тора. Бүгенге көндә ТР Диния нәзарәтенең волонтерлар базасында 1400дән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән 80 яшькә кадәр. Алар ел саен традицион Республика ифтарын, Болгар җыенын, «Рамазан – игелекле эшләр ае», «Чиста мәчет» акцияләрен оештыруда һәм үткәрүдә, мохтаҗлар өчен корбан итен җыю һәм таратуда, гошер сәдакасын җыю һәм бүлүдә катнашалар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң нәтиҗәле яшьләр мәйданчыкларының берсе – елга ике тапкыр уздырыла торган мөселман яшьләре форумы. Әлеге мәгълүмати-белем бирү һәм дини проект яшьләргә аралашу, белемнәр алмашу һәм үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Быел мөселман яшьләренең кышкы форумында 18-30 яшьлек 80нән артык егет һәм кыз катнашты. Ә җәй көне форум Алабуга шәһәрендә узды. Коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне исәпкә алып, аның географиясе Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән генә чикләнде һәм 100 егет һәм кыз, ике төркемгә бүленеп, эш алып барды.

Мөселманнарның заманча тормышы мәсьәләләренә багышланган «Лекторий» проекты да популяр булды. «Тасаввуф», «Хәләл акчалар», «Шәригатьтә танышу», «Мәхәллә булдыруның үзенчәлекләре һәм мөһимлеге», «Финанс грамоталылык», «Үз эшеңне ничек табарга» кебек темалар буенча фикер алышу өчен яшьләр бик теләп килде. Оештыручылар проектны яхшырту өчен Лекторийны үткәрүнең төрле форматларын кулландылар, мәсәлән, соңгы очрашулар эшлекле иртәнге ашлар рәвешендә узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: җанлы очрашулардан тыш, онлайн режимда лекцияләрне 350-ләп тамашачы карады. Турыдан-туры эфирда Ачык лекцияләрне барлыгы 2000 дән артык интернет кулланучы карады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Яшь килен» проекты мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырылды. Ул шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышланды. Проектта катнашучыларга 7 офлайн-очрашу һәм 6 онлайн-видеодәрес форматында бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ. б. милли традицияләр, никахның дини һәм хокукый яклары, ир һәм хатынның хокуклары һәм бурычлары, мәһәр һәм никах килешүе, хатын – кызлар һәм ир-атлар психологиясе һ. б. турында сөйләделәр. 2020 елда «Яшь килен» проектының ике агымы 90нан артык (беренче агымда – 50 һәм икенче агымда – 40) гүзәл затларны җыйды.

Яшь мөселманнарның игътибарын «I ‘MAN» ир-атлар проекты җәлеп итте. Ул ир-атларның күпсанлы сораулары буенча оештырылды. Әлеге проектта Ислам кысаларында шәхес һәм рухи яктан үсәргә әзер булган 18 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр һәм ир-атлар катнашты. Алар өчен атна саен очрашулар, җитди практикалар, спорт һ.б. дәресләр үткәрелде. Хөрмәтле остазлар, хәзрәтләр проектта катнашучыларга көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга сала торган шәригать нормалары, Мөхәммәт пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен үз тормышында ничек итеп гамәлгә кертү һәм хакыйкый мөселманның нинди әхлакый сыйфатларын үстерергә тиешлеге, шулай ук рухи кыенлыклардан арыну ысуллары турында сөйләделәр. Профессиональ экспертларның шулай ук кеше физиологиясе, кызыксындыру һ. б. өлкәгә караган чыгышлары да булды.

Халыкта ихтыяҗ зур булган проектлар арасында хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» тизләтелгән курслары да бар иде. Бер ел эчендә укулар өч агымда оештырылды, дәресләргә барлыгы 50 укучы килде. Алар өчен гарәп алфавиты, мәхраҗ (катлаулы авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръән уку кагыйдәләре), “Идгам”, “Мад” кагыйдәләре, каты һәм йомшак хәрефләр, тукталыш кагыйдәләре һәм билгеләре буенча дәресләр үткәрелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: яшь мөселманнар ел дәвамында социаль-хәйрия эшчәнлегендә дә теләп катнаштылар. Әйтик, «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» макулатура җыю буенча республика акциясе, Казанда гына түгел, республика районнарында да киң таралыш алды. Акция нәтиҗәләре буенча 2020 елда 10 тоннага якын кәгазь җыелды – акциядән кергән акча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыручыларны дәвалау өчен матди ярдәм сыйфатында тапшырылды.

Моннан тыш, дини белем бирү учреждениеләре шәкертләрен белем алуга кызыксындыру, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларны киләчәктә һөнәри эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, 2020 елда Татарстанда иң яхшы 8 студентка Татарстан мөфтиенең махсус стипендияләре тапшырылды һәм Татарстан һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләр) арасында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасы узды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*