tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУның «Ел студенты» бәйгесендә татар теле белемен өйрәнгән Гөлназ Әсхәдуллина җиңгән
КФУның «Ел студенты» бәйгесендә татар теле белемен өйрәнгән Гөлназ Әсхәдуллина җиңгән

КФУның «Ел студенты» бәйгесендә татар теле белемен өйрәнгән Гөлназ Әсхәдуллина җиңгән

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Гөлназ Әсхәдуллина «Ел студенты» бәйгесендә «Гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр өлкәсендә ел интеллекты» номинациясендә җиңүче дип табылган. Жюри аның татар теле белеме өлкәсендәге фәнни эшчәнлеген бәяләгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Гөлназ Әсхәдуллина татар теле белеме өлкәсенә караган мәкаләләрне яктырткан. «Татар грамматикасы, лексикасы, лингвокультурологиясе темаларын нигез итеп алдым», — диде ул. Татар телендә ана лексемасының кулланылышын, агач образы бирелеше, татар телендә ымлыкларның эмотив функциясен, татар фамилияләренең барлыкка килү, ясалу юлларын ачыклаган.

«Бәйгедә икенче ел катнашам. Узган шушы ук номинациядә лауреат исемен алган идем. Ике ел дәвамында күп эшләр башкарылды, фәнни-популяр мәкаләләр язылды, конференцияләрдә катнаштым, портфолионы туплап бардым. Беренче этапта портфолионы карап, сайлап алдылар, икенче этапта жюри алдында эшчәнлегем белән чыгыш ясарга туры килде», — диде Гөлназ.

Аның сүзләренчә, барлыгы сигез кеше булган, икенче этапка бишесе генә үтә алган. «Чыгышлар арасында КФУның Алабуга институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институтларының чыгышлары иҗади яктан аерылып торды. Көндәшлек көчле, елдан-ел талантлы катнашучылар килә, тырышып әзерләнәләр», — диде ул.

«Залда институтыбыз директоры Рәдиф Җамалетдинов, фәнни җитәкчем һәм якын кешеләрем бар иде, алар алдында институт исеменнән чыгыш ясау минем өчен горурлык. Бу югары мәктәп өчен зур күрсәткеч. Татар телен тикшергән бер кеше дә юк иде, телне саклау, үстерү өлкәсендә алып барылган фәнни эшчәнлек дип карап була», — диде Гөлназ Әсхәдуллина.

Гөлназга бәйгедә катнашырга аның фәнни җитәкчесе Дамир Хөснетдинов тәкъдим иткән булган. «Якыннарым, фәнни җитәкчем һәм әти-әниемә көч биреп торганнары өчен рәхмәтлемен», — ди ул. Җиңүчеләргә кубок, диплом, Казан федераль университеты тасмасы һәм Яңа ел бүләге бирелгән.

Гөлназ Әсхәдуллина — Педагогик белем бирү (туган (татар) тел һәм әдәбияты һәм чит (инглиз) тел) юнәлешенең бишенче курсында 10.2-702 төркемендә белем ала.

«Ел студенты» бәйгесенә 240 портфолио тәкъдим ителгән. Анда студентларның, шулай ук иҗтимагый оешмаларның һәм берләшмәләрнең төп казанышлары чагылыш тапкан.

Быел барлыгы 24 номинация игълан ителгән: «Студентлар инициативасы», «Социаль эшчәнлек», «Интеллектуаль-фәнни эшчәнлек», «Иҗтимагый эшчәнлек», «Иң яхшы укытучы-тәрбияче» һ.б. Гран-при иясен Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров билгеләгән. Гран-прига КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының 6 курс студенты Хожиакбар Валижонов һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче курс магистранты Илнур Хаҗипов ия булган.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*