tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вәфирәне искә алып…
Вәфирәне искә алып…

Вәфирәне искә алып…

2016 елның 10 февралендә Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе булды.

Кичәдә Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Флюра Сөләйманова, Римма Ибраһимова, Рөстәм Маликов, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Рамил Курамшин, Сергей Емельянов, Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева, Ригина Вәлиева, Гөлнара Мурзиева, «Фәридә-Алсу» дуэты, Халыкара конкурслар лауреатлары Диана Медведева, Виктория Садыйкова, И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең студентлар хоры (җитәкчесе – Халыкара конкурслар лауреаты Дина Венедиктова, солист – Руслан Хәбибуллин), И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең татар хоры (җитәкчесе – Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева), Халыкара конкурслар лауреаты «Сөмбел» хоры (җитәкчесе – Камилә Гыйззәтуллина) катнашты.

Җырчының 70 еллык юбилеена багышланган чаралар 13-14 февральдә аның туган ягы – Менделеев районында дәвам итә. 13 февральдә Вафирә Гыйззәтуллинаның туган авылы Камайда җырчы истәлегенә мемориал такта ачу тантанасы, «Вафирә – Камай сандугачы» дип аталган искә алу кичәсе узачак, җырчының авыл зиратындагы каберенә чәчәкләр салыначак.

14 февральдә Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда җырчы истәлегенә күргәзмә ачыла һәм «Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә» дип исемләнгән искә алу кичәсе була.

Фото һәм текст филармониянең Фейсбуктагы битеннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*